әүләт Думасы депутаты Сергей Миронов белдергәнчә, Россиядә укытучылар һәм табиблар, тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгу хокукын да кертеп, дәүләт хезмәткәрләренекенә тәңгәл статуска ия булырга тиеш. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.
Биредә түрәләр кебек декларация тутырту турында сүз бармый, ләкин ташламалар тигез булырга тиеш. Аерым алганда, парламентарий билгеләп үткәнчә, иминият пенсиясенә өстәмә буларак түләнә торган тиешле еллар эшләгән өчен пенсия билгеле бер стаж булганда күпкә иртәрәк бирелә.
Дәүләт хезмәткәрләре өчен быел таләп ителгән эшнең дәвамлылыгы 19,6 ел тәшкил итә. Миронов искәрткәнчә, шундый ук тәртип төп социаль һөнәр вәкилләренә дә кагылырга тиеш.
Сәясәтче шулай ук, мәгарифтә кадрлар кытлыгын исәпкә алып, педагогларның реаль хезмәт хакын күтәрү зарурлыгына да игътибар юнәлтте. Аның фикеренчә, укытучыларның хезмәт хакы төбәк буенча уртача дәрәҗәнең 200 процентыннан да ким булмаска тиеш, бу Президентның май указларына туры килә.
Хәзерге вакытта федераль һәм төбәк дәүләт хезмәткәрләре, муниципаль хезмәткәрләр, хәрбиләр, Росгвардия, Федераль җәзаларны үтәтү хезмәте һәм Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре, янгын сүндерүчеләр, космонавтлар һәм очу-сынау составы хезмәткәрләре тиешле еллар эшләгән өчен пенсиягә чыгу хокукына ия.