10 сентябрь көнне Ырынбур шәһәрендә Халыкара «Татар кызы-2025» бәйгесенең финалы уза. Анда Россия төбәкләре һәм чит илләрдән 12 кыз катнаша. 30 август-6 сентябрь аралыгында Казанда финалга әзерлек оештырыла. Бу хакта тулырак Халыкара «Татар кызы-2025» кураторы Айгөл Котдусова сөйләр. Әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.