Башкалабызда 21 нче «Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. Кичә башкалабызда 21 нче «Алтын мөнбәр»Казан халыкара кинофестивале тәмамланды. 5 көн дәвамында шәһәр халкы төрле ииләрнең мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен чагылдырган филмнары карый алды.Быелгы кинофестивальне Александр Далматовның «44 нең май аенда» фильмы белән ачтылар. Шулай ук «Алтын мөнбәр” фестивале кысаларында “Җәй. Шәһәр. Мәхәббәт” киноальманах премьерасы булып узды. Проектның авторы һәм сәнгать җитәкчесе башкорт егете Айнур Әскәров. Мәхәббәт турында булган сигез бер-берсенә охшамаган тарихларны, Казан тамашачысы җылы каршы алды. Октябрь аенда фильм Россия кинотеатрларына киң прокатка чыга.
Гомүмән, Алтын Мөнбәр халыкара кинофестивалерухи кыйммәтләрне сакларга, кино сәнгатен үстерергә һәм кешеләрне сәнгать аша берләштерә.