“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология, татар журналистикасы тарихы хакында сөйләштек. Без тагын бер кызыклы, зур тема башлап җибәрдек. Ул — ӘДӘБИЯТ!.
Студиябездә филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина остазлык итә.
Бүгенге тапшыруда:
1. Нәрсә ул әдәбият?
2. Күренекле әдәбият галиме Альберт Яхин “Әдәбият – ул математика”, — дигәндә нәрсәне күздә тоткан?
3. Нәрсә ул әдәби әсәр?
4. Китап уку ни өчен кирәк?
5. Ни өчен китап уку бүген актуальлеген югалта бара?
6. Китап укырга ничек өйрәтергә?