Татартсан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә 8 дәрес эчендә намаз укырга өйрәтәләр.
Укулар атнасына бер тапкыр оештырыла, Бу дәресләрне 1600 кеше укып чыккан инде. Беренче дәрес 4нче октябрьдә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте бинасында, Тукай урамы 38, иртәнге сәгать 8:00дә башлана. Чара 29нчы ноябрьдә йомгак ясап һәм сертификатлар тапшыру белән тәмамлана. Катнашучыларның яше 17дән башлана. Дәресләр русһәм татар телләрендә үткәрелә. Экранда күрсәтелгән телефон номеры буенча шалтратып язылырга мөмкин
8 дәрес эчендә намаз укырга өйрәнү
Оештыручы: Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте
Көне: 4нче октябрь
Вакыты: 8:00 сәгатьтә
Адрес: Тукай урамы, 38
Телефон: 8 (843) 237-86-18