10 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Рәисен сайлауда катнашу өчен «Мобиль сайлаучы» механизмы буенча гаризалар тапшыру вакыты тәмамланды. Аның ярдәмендә сайлаучылар, теркәлү урынына карамастан, тавыш бирү өчен уңайлы участокны сайлый ала.
Гаризаны:
• күп функцияле үзәкләрдә, территориаль һәм участок комиссияләрендә – 18.00 сәгатькә кадәр, эш режимы нигезендә;
• «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 23.59 сәгатькә кадәр тапшырырга мөмкин.
Сайлау комиссиясе мәгълүматларына караганда, Татарстанда яшәүче 32 меңнән артык кеше тавыш бирү урынын билгеләгән инде.
Моннан тыш, 14 сентябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллеге бинасында экстерриториаль участок эшләячәк. Адресы: 3нче Котельнический тыкрыгы, 13/15 йорт, 1 корылма.
Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, ТР Рәисен, 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау һәм 18нче Мәләкәс бермандатлы сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советы депутатын өстәмә сайлаулар узачак. Сайлау участоклары 7.00-20.00 сәгатьләрдә ачык була.
ТР Үзәк сайлау комиссиясе Рөстәм Миңнехановны («Бердәм Россия»), Виталий Смирновны («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе»), Руслан Йосыповны (ЛДПР) һәм Хафиз Миргалимовны (КПРФ) Татарстан Рәисен сайлауда кандидатлар итеп теркәде.