Республикада махсус хәрби операция ветераннары өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» киң күләмле белем бирү проекты гамәлгә ашырыла. Анда катнашу өчен 45 махсус хәрби операция ветераны сайлап алынды.Бу көннәрдә көндезге укулар башланды. Әзерлекнең көндезге модульләре тулысынча илдә гавәми идарә системасын өйрәнүгә юнәлдерелгән. Уку чорында программада катнашучылар, дәүләт органнарында һәм башка оешмаларда эшләү өчен кирәкле белем һәм күнекмәләр ала.