Республика өчен мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга- Татарстан Рәисен сайлауларына санаулы көннәр калып бара. 14 нчы сентябрь — Бердәм тавыш бирү көне. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Рәисе вазифасына дүрт кандидат дәгъва кыла.
Сайлауларда 2752 сайлау участогы эшләячәк. Алар иртәнге сәгать җидедән — кичке сәгать 8 гә кадәр ачык була.Татарстанда республика Рәисен сайлаулар алдыннан бүгеннән- 13 нче сентябрьгә каршы төндә тынлык көне башлана. Бу чорда бөтен агитация кампаниясе туктатыла.
Бердәм тавыш бирү көнендә социаль-мәдәни чаралар көтелә. Сайлау участокларында ярминкәләр эшләячәк. Кичен «Казан» гаилә үзәге янында «Гаилә белән сайлыйбыз!» фестивале мәдәни программасы оештырыла. Аңа сайлау участокларында бирелгән беләзекләр буенча керергә мөмкин. Шулай ук бу көнне ике автомобил һәм унбер смартфон телефоны уйнатыла. Катнашу өчен беренче чиратта үз тавышыңны бирергә кирәк. Һәм бу көнне җәмәгать транспортында да йөрү дә бушлай була .










