Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институтында «Россия империясенең даими булмаган хәрби гаскәрләр хәрәкәтендә татарлар» дип аталган фәнни-гамәли конференция узды.
Казан, Уфа һәм Тольятти галимнәре катнашында узган фәнни чараны сәламләү сүзе белән институт директоры Радик Салихов ачып җибәрде. Төп доклад белән Рөстәм Әминев һәм Руслан Мәсәгутов чыгыш ясады. Тарих һәм төбәкне өйрәнү белгечләре билгеләп үткәнчә, “Болганчык еллар»да татарлар Минин һәм Пожарский җитәкчелегендәге ополчениеләр хәрәкәтен формалаштырырга ярдәм иткән һәм хәтта патшаны сайлауда катнашкан.










