Балалар — тормышыбыз чәчәкләре! Алар — безнең киләчәгебез, алар — безнең бәхетебез. Әмма бу бәхетне әдәп вә әхлаклы кеше генә бирә аладыр… Бүгенге заман баласы тәрбиялеме? Ә кем аны тәрбияли? Алар кемнәрне тыңлый? Бу юлда нинди авырлыклар бар? Бу һәм башка сорауларга җавапларны Яңа Шигали авылы имам-хатыйбы Данис хәзрәт Бәһаветдинов белән әңгәмәдән белә аласыз.