Үзара салым программасы республикада 2013 нче елдан бирле эшли һәм, әйтергә кирәк, авылларда шактый еллардан бирле чишелми килгән мәсьәләләрне хәл итәргә булыша. Халыктан җыелган бер сумга-дәүләт дүрт сум өстәп бирә. Гадәттә, халык җыеннары көзен уза. Әйтик, Түбән Кама районының Трудовой бистәсендә үзара салым акчаларына ниләр эшләнгән? Бу турыда Түбән Камадагы хәбәрчебез Гөлия Нигмәтуллина язмасында.










