“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру. Моңа кадәр булган тапшыруларда без анатомия, кеше сәламәтлеге, туган телебезнең сүз байлыгы, тел белеме, мифология, татар журналистикасы тарихы хакында сөйләштек. Без тагын бер кызыклы, зур тема башлап җибәрдек. Ул — ӘДӘБИЯТ!
Студиябездә филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина остазлык итә.
Бүгенге тапшыруда:
- Узган тапшыруда без әдәби әсәрдәге мәънәләрне табарга өйрәнү мәсьәләсендә туктаган идек.Гади укучыга ул мәгънәләрне ничек табарга өйрәнергә?
- Бүгенге әдәбият нәрсә турында булырга тиеш? Бүгенге әдәби әсәрләр нәрсә турында язылсын иде? Укучы ни көтә?
- Ярату, игелек турында язу үч, ачу, агрессия турында язуга караганда ни өчен өстенлерәк?
- Язучы булу өчен филология факультетында уку мәҗбүриме?