Бүген — 14 нче сентябрь бердәм тавыш бирү көне. Без беренче тапкыр Татарстан Рәисен сайлыйбыз, моннан тыш, җирле үз идарә депутатлары өчен тавыш бирү, һәм Мәләкәс сайлау округында Дәүләт Советы депутатларын сайлау бара. Республикада 2 мең 752 сайлау участогы эшли. Беренче тапкыр, татарстанлылар Мәскәүдә дә сайларга мөмкин. Шулай ук, махсус хәрби операцияда катнашучылар да үз тавышларын бирә ала. Алар өчен Донецк һәм Луганск халык республикалары территорияләрендә, 4 сайлау участогы ачылды, берсе — Херсон өлкәсендә. 40 меңгә якын татарстанлы — яшь сайлаучылар, алар сайлауларда беренче тапкыр катнаша.










