Бүген башкалабыз Казанда, җәмәгать транспорты да сайлаучылар өчен көйләнгән. Автобус һәм метроның эш сәгатьләре, гадәттәгедән аермалы буларак, озайтылган режимга корылган.
Бәйрәм чаралары тәмамлангач, кичке сәгать тугызынчы яртыдан башлап, автобуслар казан халкын «Яшьләр үзәге» һәм «Энергетика университеты» тукталышларыннан алып китә. Метро кичке 7 дән, төнге уникегә кадәр эшли. Моннан тыш, сайлауда катнашучыларга, махсус беләзекләр буенча, барлык җәмәгать транспортында, бушлай йөрү мөмкинлеге бирелә.










