Шундый затлар була: алар бу дөньядан киткәч, үзләре белән тулы бер дәверне – үз дәверләрен алып китәләр кебек тоела. Ләкин бераз аңышкач, аңга килгәч, шунысы да аңлашыла: юк алар вафатларыннан соң да, милләткә, халыкка бер терәк булып хезмәт итәләр икән. Без аларның әйтеп калдырган фикерләренә, кылган гамәлләренә, әдәби яисә гыйльми мирасларына – васыятьләренә таянабыз.
“Варисларга васыять” сәхифәсенең бүгенге чыгарылышын язучы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим, академик Миркасыйм Габделәхәт улы Госмановка багышлыйбыз.
Тапшыру Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнде.










