Татарстан Республикасы Рәисен сайлау «бөтен гаилә белән сайлауга» шигаре астында узды.
Һәр тавыш биргән кеше социаль челтәрләрдә фотолар урнаштырып, бүләкләр уйнатуда катнаша алды. Бәйгедә унбер Смартфон һәмике автомобиль уйнатылды. Барлыгы 95 836 кеше үз уңышларын сынап карады. Нәтиҗәләр Бердәм сайлау көне уңаеннан «Мин яратам сине, Татарстан» телемарафонында игълан ителде. Сайлауда катнашып машина отучының беренчесе Әлмәттән — Маргарита Трегубенко , ә икенчесе — Алсу Закиуллина.