Бердәм сайлау көне уңаеннан оештырылган концерт та гадәти генә булмады. Танылган артистлар чыгышын тамаша кылу белән беррәттән, күргәзмә,остаханәләр дә оештырылды. «Казан» Гаилә үзәге янында узган бәйрәм мизгелләре хәбәрчеләребез язмасында.
Республикабызның рәсми булмаган гимны яңгыраганда беркем дә битараф кала алмый кушылып җырлый. Ә кушылып җырлаучылар республика язмышын хәл итүдә катнашкан сайлаучылар. Алар өчен «Казан» Гаилә үзәге каршында зур бәйрәм оештырылды. Россия һәм Татарстснның күренекле сәгать әһелләре чыгыш ясады.