Татарстанда бердәм тавыш бирү көне күптән инде бөтен гаилә өчен чын бәйрәмгә әверелде. Бөтен республика буенча сайлау участоклары күңелле атмосфера хөкем сөргән тарту үзәкләренә әверелде.
Республика районнарында да сайлаулар зур оешканлык белән узды. Әйтик, Азнакай районында 62 сайлау участогы эшләде. Аларның 20 се – Азнакайда булса, 42се – авылларда урнашкан иде. Район буенча беренче тапкыр 657 яшь сайлаучы тавыш бирде.
Буа районының Рунга авылындагы сайлау участогында чын бәйрәм, җыр-биюләр белән. Монда яшелчәләр күргәзмәсе оештырылган. һәр сайлаучы шул исәптән Тамара һәм Юрий Петроваларның зур гаиләсе дә чәй һәм кайнар коймак белән сыйланды. Тамара ханым сайлауга балалар йортыннан тәрбиягә алган 8 баласын ияртеп килгән. Ә барлыгы Петровлар гаиләсе 16 бала тәрбияләп үстергән. Ватанпәрвәрлекне алар үз мисалында күрсәтә.
Саба районының Сабабаш авылында яшәүче 100 яшьлек Тәкъмилә әби Халикова өчен дә сайлауда катнашу бик мөһим вакыйга. Республика Рәисен сайлау кебек тарихи көндә ничек читә калым дип үз фикерләре белән уртаклашты.
Барлыгы Питрәч районында 39 сайлау участогы эшләде. Балаларны да иҗтимагый тормышта катнаштырып үстерү максатыннан яшь артистлар концерт әзерләгән.
Актаныш районының Яңа Әлем авылы халкы өчен дә сайлауга килү бәйрәмгә тиң. Илсур Зәкиев Төньяк Кавказдагы сугыш хәрәкәтләре ветераны һәм хәрби операция каһарманы.
Яшел Үзән районының Норлат авылы егете Рөстәм Зыятдинов махсус хәрби операциянең башыннан ук диярлек, Ватаныбыз сагында тора. Аның әти-әнисе Әлфия белән Фәрит Зыятдиновлар актив волонтёрлар, махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә посылкалар җыеп җибәрә. һәм әлбәттә бердәм тавыш бирү көне алар өчсен дә әһәмиятле вакыйга.