Театр сөюче кадерле дуслар! Хәзер без Сезне Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрының “Төнге кунак” спектакленең радиовариантын тыңларга чакырабыз. Авторы — драматург Фәрит Богданов. Сәхнәгә куючы режиссер – Борис Мантеев.
Әсәр магнитофон тасмасына 1990 еллар уртасында режиссер Әлфия Гыйләҗи, тавыш операторы Зөлфирә Мөхәммәди һәм мөхәррир Рөстәм Акъегет тарафынаннан Татарстан радиосы студиясендә язып алынган.
			









