Бердәм сайлау көнендә, Татарстанның башкаласы Казанда, республика районнарында халыкны берләштерүче бик күп чаралар узды. Сайлау участокларының һәрберсендә бәйрәм рухы хөкем сөрде. Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы дәүләт хоры да сәхнәдә түгел , ә Унбер лицеенда урнашкан сайлау участогында.
Казан дәүләт мәдәният институтында сайлау участогының исеменннән үк җырлап тора. «Казан нуры» шәһәр филармониясе оркестры чыгышы астында сайлау бик оешкан төстә узды.
Иң үзенчәлекле сайлау участогы Иннополиста булды дисәк һич тә ялгышмабыз, чөнки сайлаучыларны робот-эт каршы алды. Җансыз булса да хисләрен аңалата белгән роботтан тыш та бу сайлау участогы үзенчәлекле иде. Биредә сайлауга дүрт аяклы дустың белән килү дә рөхсәт ителгән.
Алия Галиуллина, Данил Жданов Татарстан яңалыклары