Көзге уңышны җыю дәвам итә. Аксуда фермер хуҗалыгында соңгы сорт бәрәңгене алалар, ә Бик-Үтидә Дәүләтшиннар бакчасында алма җыеп, саклауга куялар. Кызу эш барышын хәбәрчебез дә күзәтте.
Аксуда фермер Илсур Йосыпов хуҗалыгында бу көннәрдә соң өлгерә торган бәрәңгене казып алалар. Әлеге культура барлыгы егерме гектар мәйдан биләгән. Хәзер эш соңгы гектарларда бара. Барлыгы дүрт сорт чәчкәннәр.
Фермер бүлбеләрнең бер өлешен грант акчасына төзелгән складка саклауга куя, күп өлешен турыдан-туры кырдан реализацияли. Бәрәңгене җыюда Йосыповларның туман-тумачасы, студентлар катнаша.
Ә Бик –Үтидә Дәүләтшиннар бакчасында соңгы алмалар өлгергән чак. Алмалар 30 гектар тирәсе мәйдан били. Алты гектарында яшь алмагачлар. Җимешләрне җыюда дүрт агрегат катнаша. Һәрберсендә алтышар кеше. Дәүләтшиннар уңышны коры көннәрдә җыеп бетерергә тырышалар. Эшче куллар бер дә артык түгел, диләр.
Дәүләтшиннар быел җимешләрне саклау өчен 1200 тонналык суыту камерасын төзеп бетерергә планлаштыралар. Ә әлегә аламаларны соңгы партиясе инде ноябрь аена сатылып бетә.
Ләлә Зәйнуллина, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары өчен Буа районыннан.










