1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне. Татарстанда өлкәннәр һәм инвалидлар көне. Кайбер ата-аналар, балалары исән булса да, картлар йортында тәрбияләнә. “Пар канатлар” тапшыруында файдаланылган язма әһелләре Мөхсинә апа һәм Роберт абый Гатауллиннар үзләренең 2 баласы янына тагын 2не алып тәрбияләгәннәр. Хәзер алар гүр ияләре инде. Тапшыру картлар йортында тәрбияләнүчеләрнең балалары өчен гыйбрәт булсын дип әзерләнде.