74 илдән 20 меңнән артык катнашучы. Бүген Татарстан башкаласында илнең цифрлы үсеше өлкәсендә иң эре форумнарның берсе старт алды.
Быелгы Kazan Digital Week форумының төп юнәлеше — ясалма фәһем.. Масштаблы чараның күргәзмәсе дә колачлы. «Казан Экспо»да ике павильонны били. Аларда 286 компания IT өлкәсендәге казанышларын тәкъдим итә. Моннан тыш стартап мәйданчыклары, мини-роботлар көрәше, әйдәп баручы модельерлар һәм яшь дизайнерларының уникаль коллекцияләрен күрсәтү кебек барлыгы 160 секция эше тәкъдим ителә. Форум эше 19 сентябрьдә тәмамлана.










