Авыл халкы әлеге вакыйганы түземсезлек белән көткән. Яңа ФАПта дүрт авылга – Березняк, Аман-Ошторма, Тәмле Чишмә һәм Югары Ошторма халкына хезмәт күрсәтелә, бу 370-тән артык кеше. Биредә беренче ярдәм күрсәтү, анализлар алу һәм вакцинация ясау өчен бөтен кирәкле җиһазлар да бар.










