“Татар радиоуниверситеты”на рәхим итегез! Әлеге тапшыруда без фәннең төрле өлкәләре турында сөйләшәбез. Студиябездә кунакта – үз фәнен тирәнтен белгән һәм үз ачышлары турында кызыклы итеп сөйли белгән галимнәр, фән эшлеклеләре. Тапшыруыбызның максаты – фәнни-популяр белем аша татар телен популярлаштыру.
Студиябездә филология фәннәре кандидаты, Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Расил кызы Гайнуллина остазлык итә.
Бүгенге тапшыруда:
1. Алдагы тапшыруларда без әдәбиятның математикага тиң икәнен бик яхшы итеп исбатладык. Ә бит “Әдәбият” сүзенең тамырында “әдәп” сүзе ята дигән фикер дә бар. Бу уңайдан нинди аңлатма бирергә мөмкин?
2. Әдәбият аша иҗтимагый аңны ничек тәрбияләргә?
3. Заманалар, идеаллар үзгәреп тора. Ә бүген татар әдәбиятының кыйбласы нәрсә?
4. Әдәбиятта билгеле бер төрләр үсеп киткән чорлар була. Бүген кайсы жанр авангардта?










