Кайсын сайларга: түләүсез дарулар алунымы, әллә акчанымы? Беренче октябрьгә кадәр ташламага хокуклары булган кешеләр шуларның берсен сайларга тиеш. Түләүсез дарулардан баш тартучыларга аена 1300 сумнан артык компенсация түләнә. Соңгы вакытта бушлай дарулар алуны өстен күрүчеләр арткан.
Ташламалы дарулар алыргамы, әллә акчаны сайларгамы? Бу сорау ташламалардан файдаланучылар алдына ел саен килеп баса. Хәзер авыруларның 70 проценты даруларны үзләре сатып ала. Ташламалы дарулар кайчак булмый да. Ә акчаны 1300 сумнан артыграк кына бирәләр.
Кирәкле дару препаратлары белән тәэмин итү буенча федераль программа инде 20 ел гамәлдә. Татарстанда социаль пакетны 330 мең кеше – сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, Бөек Ватан сугышы ветераннары алырга хокуклы. Әмма бу мөмкинлектән барысы да файдаланмый. Ә чирле кешеләргә кайчак акчалата компенсация җитәрлек булмый.
Ташламалы препаратлар билгеле бер сумма белән генә чикләнми. Даруларны төп авырудан тыш, башка чирләрдән дә дәваларга кирәк.
Ел дәвамында карарны үзгәртеп булмый. Ә социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын 2025 елның 1 октябренә кадәр яңартырга мөмкин. Моның өчен Пенсия фондына гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.