«Геройлар истәлегенә лаеклы булыйк!». Чүпрәле яшьләренә тәкъдим ителгән музыкаль-шигъри спектакль нәкъ шулай атала. ️ Ул башланыр алдыннан яшҗтамашапчыларны район башлыгы Марат Гафаров белән «Созвездие – Йолдызлык» республика үзәге директоры Дмитрий Туманов сәламләде.
“Яшьләр өчен төбәк” яшьләр сәясәтен комплекслы үстерү программасы кысаларында күрсәтелгән спектакль геройлар истәлегенә багышланды. «Созвездие – Йолдызлык» театры артистларының һәр чыгышы ватан сагында торучыларның батырлыгына мәдхия җырлый.
Тәэсирле музыкаль шигырьләр тамашачылар күңелендә дә теләктәшлек таба. Без геройлар истәлегенә лаек булырга тиеш.
Мөршидә Җиһан.Раилә Алиуллова Татарстан яңалыклары өчен Чүпрәле районыннан