Бу хакта Kazan Digital Week форумында VK башлыгы Владимир Кириенко хәбәр итте, дип яза РИА «Без даими рәвештә теркәлгән кулланучылар санын арттырабыз. Бу атна башына бу сан 35 миллионнан артып китте. Исегезгә төшерәбез, июнь башында без 100-200 мең чамасы күрсәткеченнән старт алган идек», — дип билгеләп үтте ул.
Кириенко сүзләренчә, сервис төрле яшь категорияләре арасында популярлык казана.
MAX бета-версиясе 2025 елның мартында эшли башлады. Кушымта хәбәрләр алмашырга, шалтыратырга, тавыш язмаларын һәм 4 Гб га кадәр күләмле файлларны җибәрергә мөмкинлек бирә. Аны App Store, RuStore һәм Google Play да йөкләргә мөмкин.
Хәзерге вакытта кулланучылар каналларга языла, аларны чатлар исемлегенә беркетә, папкаларга берләштерә, реакцияләр куяр һәм белдерүләрне көйли ала. Якын арада яңа функцияләр барлыкка киләчәк: цифрлы идентификация өчен «Дәүләт хезмәтләре» белән интеграцияләү, белем бирү сервислары, шулай ук sqns медицина платформасы базасында табибка кабул итүгә онлайн-язылу мөмкин булачак.










