Бүген Татарстан өчен мөһим вакыйга. Рөстәм Миңнехановның инаугурациясе. Татарстан Рәисе вазыйфасына керешү тантанасы Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында уза. Тантана теле — һәм радио аша трансляцияләнәчәк. Актуаль әңгәмә сәхифәсендә шул унайдан тарих фәннәре докторы, профессор, академик,Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Индус Таһиров катнаша.