Kazan Digital Week — илебез инновацияләрен һәм алдынгы цифрлы хәл ителешләрне күрсәтү өчен иң колачлы һәм танылган мәйданчыкларның берсе.
Форум кысаларында мәдәниятне, сәламәтлек саклауны, транспорт һәм мәгарифне цифрлаштыру мәсьәләләре өйрәнелде. Кибер иминлеккә аерым игътибар бирелде. Ясалма интеллект өлкәсендәге эшләнмәләрне яклау темасына секцияләр һәм түгәрәк өстәлләр үткәрелде. Бүген Форумның ябылу көне.