Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсәләләре комиссиясе ярдәме белән, «Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тарафыннан оештырылган ”Татар сүзе» халыкара нәфис сүз телевизион бәйгесе, инде бишенче ел сүз сәнгатенә, татар әдәбиятына битараф булмаучылар арасында? Шактый зур кызыксыну уятырга өлгерде. Быел бәйгегә Татартстаннан, Россиядән һәм чит илләрдән 4 мең 500 дән артык гариза кабул ителде. Премиаль фонд 2 миллион сум. «Татар сүзе» елдагыча берничә номинация һәм яшь категорисе буенча бәяләнә. Шигърият, проза, иҗади гаиләләр, махсус“Туган тел” номинациясе.