Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан уздырылган «Тукай йолдызлыгы» бәйгесендә катнашу өчен әсәрләр 2026 елның 21 февраленә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләрне игълан итү һәм бүләкләү тантанасы 2026 елның апрелендә уздырылачак, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.
Бәйгене Татарстан Республикасы Язучылар берлеге Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән каләм ияләре, галимнәр, укытучылар һәм тәрбиячеләр арасында үткәрә.