Хәзер тәкъдим ителәчәк әдәби-музыкаль композицияне тыңлау әдәбият сөючелләр өчен күптән көтелгән бүләк кебек сөенечле булыр дип уйлыйбыз. Без аны танылган шагыйрь һәм галим Рифат Җамал шигырьләреннән һәм аларга иҗат ителгән җырлардан төзедек.
Тыңлаучыларыбызга мәгълүмдер, Рифат Җамал – аның әдәби псевдонимы. Тулы исеме исә – Рифат Җамал улы Корбанов. Ул – фән докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Республикабызның фән һәм техника өлкәсендә Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. “Дусларыма киләм” дип исемләнгән әдәби-музыкаль композициядә шигырьләрне шагыйрь Рифат Җамал үзе укый.










