Безнең әби-бабайлар күп гасырлар дәвамында табигатьне өйрәнгәннәр, аның серләрен ачарга тырышканнар һәм үзләре туплаган шул белемне сынамышлар рәвешендә хәтерләренә теркәп барганнар. Татар гимназиясендә укучы Гөлназ белән Камил соңгы араларда көзге сынамышлар дөньясына кереп чумганнар, әллә никадәр китап укып чыкканнар. Алар үзләре белгәнне әтиләренә өйрәтмичә түзеп тора алалармы инде?! Әтиләре белән бергә бөтен өй эче кызыклы дәрестә катнаша.