Талпан кадалып Татарстан хастаханәләренә 12 мең кеше мөрәҗәгать иткән
Сезон башыннан бирле талпан кадалып Татарстан хастаханәләренә 12351 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 3036 бала. Бу хакта Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Талпан кадалучыларның иң күбе Казанда булган – 5105 кеше, Чаллыда – 965 очрак, Түбән Кама районында 731 очрак
Боррелиозлы иксод талпанының 22 һәм талпан энцефалитының биш очрагы теркәлгән, дип өстәделәр ведомствода.










