Нәни дусларыбыз өчен мондый ук кызыклы тапшыруның булганы юктыр әле. Нинди генә темалар күтәрелми анда?! Әйтик, мәктәпләр кайчн һәм кайда барлыкка килгән, беренче китапханәләр нинди булган да бүгенге көнебезлш алар тормышыбызда нинди урын алып тора? – шушы сорауларга җавап ишетерсез. Бергәләп күзгә күренмәс микроблар дөньясы буйлап сәяхәт итәрбез. Иҗатка тартылучы дусларыбызның чыгышлары да беркемне дә битараф калдырмас.










