Әдәбият сөюче кадерле дуслар! Бүген без сезнең игътибарга атаклы язучыбыз Фатих Әмирханның “Кадерле минутлар” дигән әсәре буенча эшләнгән моноспектакль тәкъдим итәбез. Аны Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Республикабызның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илдус Әхмәтҗан башкара. Моноспектакльне эфир өчен Татарстан китап нәшриятында чыккан шул исемдәге аудиокитапка нигезләнеп, мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм радиорежиссер Рамил Һидиятулла әзерләгән.










