Бу атнада «Әкият» татар дәүләт курчак театры сәхнәсендә премьера була — тамашачылар хозурына Габдулла Тукай әсәре буенча “Су анасы” әкиятенең яңа куелышы тәкъдим ителәчәк. Бүгенге тапшыруда сезне Татарстанның атказанган артистлары Фәнзилә Сабирова һәм Альбина Шаһгалиева белән очрашу көтә. Курчаклар дөньясына сәяхәткә чакырабыз сезне, дусларым!










