Казанда Россия ревматологларының фәнни медицина форумы узды. Аның кысаларында табиблар өлкәгә кагылышлы яңа дәвалау ысуллары белән танышты, узенчәлекле авыру очраклары турында фикер алыштылылар. Ревматология авырулары һәм остеопороз Узәге җитәкчесе
Равия Гаязовна Мухинага багышланган чарадан хәбәрчеләребез репортажы.
Кулында чәчәкләр бәйләме һәм Габдрахман Абсәләмовның “Ак чәчәкләр” китабы. Шул китап героинәсы Голшаһидә Равия Гаязовнаның киләчәген билгели дә инде.
Бөтен тормышын иң авыр һәм иң рәхмәтле һөнәргә багышлаган Равия Гаязовна Мухина- Россиянең һәм Татарстанның атказнган табибы, “Ак чәчәкләр” бәйгесендә ике тапкыр, “Ел табибы” һәм “Уникаль очрак” номинацияләрендә лауреат исеменә лаек булган, “Ел Хатын-кызы” конкурсында җиңү яулаган һәм башка бик күп уңышларга ирешкән зур шәхес.
90 елларда ревматология хезмәтен булдыру турындагы хыялларын тормышка ашыра ала. Әлеге хезмәт Татарстан һәм Идел буе өлкәләре тарихында оешкан беренче ревматология үзәге була.
Бүгенге көндә биредә буыннар алыштыру буенча иң катлаулы операцияләр башкаралар.
Менә утыз елдан артык Равия Гаязовна үзәккә җитәкчелек итә. Меңләгән авыруларга дәва биргән, күңел җылысы белән белән мулдан бүлешә.
Зур юбилее белән котларга килгән хезмәттәшләре, укучылары, фән эшлеклелеләре, ул аякка бастырган пациентларның кулларында ак чәчәкләр. Табиб һәм шәхескә булган олы ихьтирам һәм рәхмәт билгесе.
Равия Гаязовнаны кабатланмас шәхес дип, әйтсәк, бер дә ялгыш булмас. Медицина өлкәсендәге казанышларына өстәп, ул әле иҗатка гайшыйк кеше. Менә биш ел, Габдулла Кариев исемендәге
театр сәхнәсендә зур уңыш белән, аның табиб көндәлекләренә нигезләнеп язылган “Ак чәчәкләр кебек” пьессасы буенча куелган
спектакль бара.
Равия ханымның күңеле шул кадәр киң, үзен хөрмәтләп килгән катнашучыларга күчтәнәч әзерләгән, яңа, ике телдә дөнья күргән китабын килгән кунакларына бүләк итте.
Гомернең һәр мизгелендә бәхет чаткылары, Өметегезне өзмәгез!” дигән девиз белән атлый ул тормыш юлыннан. Көчле җитәкче, көчле табиб, көчле ханым, ак күңелле Равия Гаязовнаның үзе турында да китап язарлык.
Эльза Әхмәтҗанова, Алексей Ратников Татарстан яңалыклары










