Хөрмәтле радиотыңлаучылар, хәзер сезнең игътибарга банк карталары белән эш иткәндә куркынычсызлык чараларына багышланган әңгәмә тыңларга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре Авиатөзелеш районы прокурорының өлкән ярдәмчесе, юстициянең кече киңәшчесе Илшат Баһавиев дропперлыкка каршы көрәш турында сөйләр. Әңгәмәне журналист Ания Гыйбадуллина алып бара.
«Кадрлар» илкүләм проекты (Национальный проект «Кадры») кысаларында «Һөнәре буенча иң яхшы» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсы уза. Татарстанда конкурсның федераль этабын үткәрү турында республиканың хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы белгече Айсылу Гомәрова сөйли.
Тапшыруда Арча районы игенчеләре катнаша. Моннан ярты ел элек районны җитәкли башлаган Алмаз Хисаметдинов, район авыл хуҗалыгы җитәкчесе Ленар Абдуллин, шулай ук “Игенче” агрофирмасы баш агрономы Марат Вахитов, бәрәңгене сортларга аеручы халын-кызлар катнаша