Фән һәм техника үсешенә зур өлеш керткәнәре өчен Татарстан Республикасы Рәисе премияләрен тапшырдылар. Казанда фән атналыгы башланды — чара Бәшир Рәмиев исемендәге паркта узды — нәтиҗәле хезмәте, фәнни тикшеренүләре, инновацион эшләнмәләре һәм фәнне популярлаштыруы өчен Казан югары уку йортлары галимнәрен билгеләп үттеләр.










