Казан Ратушасында узган бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә Илсур Метшин Казанның муниципаль берәмлеге башлыгы, Татарстан башкаласы Мэры итеп сайланды. Депутатларның ачык тавыш бирү нәтиҗәләре буенча Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары итеп Денис Калинкин, шәһәр муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасарлары итеп Евгения Лодвигова һәм моңа кадәр Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын үтәгән Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде.










