Казанда Уктан ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» Бөтенроссия ярышлары бара. Дүртенче мәртәбҗә үткәрелгән турнир ничек ачылуы хәбәрчеләребез язмасында.
Турнирны ачу тантанасында Россиянең Генераль прокуроры Игорь Краснов шәхсән үзе катнашты.Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый әһәмиятле турнирны уздыру урыны итеп Казанны сайлаган өчен рәхмәт белдерде.
Ярышка старт бирер алдыннан Россиянең күзәтчелек ведомствосы башлыгы Дан Мемориалының Мәңгелек ут янына Бөек Ватан сугышы геройлары истәлегенә чәчәкләр салды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов белән Олимпия резервы мәктәбендә булды. «Тасма» олимпия резервындагы мәктәп территориясендә Уктан ату үзәге төзелешенә старт бирде. Игорь Краснов билгеләп үткәнчә әлеге үзәк, спортның уктан ату төрен үстерүгә, зур этәргеч була.
Исегезгә төшереп узабыз Уктан ату буенча «Россия Федерациясе Генераль прокуроры Кубогы» Бөтенроссия ярышлары 26 сентябртьга кадәр дәвам итә.
Мөршидә Җиһан, Ленар Хәбибуллин. Татарстан яңалыклары.










