Яңалыклар (23.09.2025)
Казанда БРИКС + илләренең беренче яшьләр фестивале ачылды. Барлыгы аңа дөньяның 13 дәүләтеннән 150 вәкил җыелды. Программада – белем бирү, мәдәни һәм сәяси чаралар каралган. Казан федераль университеты базасында мәктәп укучыларының командалар һәм индивидуаль катнашучылар арасында математика һәм информатика буенча олимпиадалар узачак. Сәяси өлешнең үзәк вакыйгасы Казан ратушасында узачак түгәрәк өстәл була, анда делегатлар үз илләренең мәнфәгатьләрен тәкъдим итәчәк.