Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге тарих институтында Казан, Мәскәү, Чабаксар, Тольятти галимнәре катнашында «Әстерхан татарларының хәрби хезмәте монографиясен тәкъдир итү узды.
Монография Әстерхан татарларының16-беренче чиреге гасырның18 гасырның икенче яртысында Мәскәү дәүләте алып барган төрле хәрби хәрәкәтләрдә катнашуы белән бәйле хезмәт эшчәнлегенең аз өйрәнелгән юнәлешенә багышланган. Дистә еллар буе җыелган мәгълүматны монография итеп туплар өчен дә ике ел вакыт уза. Автор архив, шулай ук бастырылган материалларга да таяна.
Әлеге монографияне тәкъдим итү авторның туган ягы Әстерханда да оештырылу турында сүз кузгатылды. Китапта 16 гасырның икенче яртысында Мәскәү дәүләте белән Польша сугышларында, Кырым ханлыгына каршы күп санлы бәрелешләргә игътибар бирелгән.
Шулай ук Түбән Идел буе төрки халкының хәрби үсеше, сугышларда әлеге халык белән патша тарафыннан файдалану үзенчәлекләре, юридик затларны хәрби хезмәткә бүләкләү характеры һәм хәрби эшчәнлеккә бәйле башка аспектлар каралган. Әлеге монография бәяләп бетергесез хәзинә, ул киштәдә түгел, ә күпләрнең өстәл китабына әверелүенә шигебез юк.
Алия Галиуллина, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.










