Россия Генераль прокуроры кубогы өчен турнир ярышлары дәвам итә.
Россия Генераль прокуроры кубогы өчен турнир ярышлары. Мактау пьедесталы өчен көрәшергә илнең 48 төбәгеннән алты йөздән артык укчы килгән. Иң төгәлләре 16 катнашучы бу абруйлы турнир кубогын алып китәчәк.
Пәнҗешәмбе көнне төрле дисциплиналарда «бакыр», ә җомга көнне -«көмеш» һәм «алтын» медальләр өчен көрәш бара. Казан турниры иң масштаблысы — алты йөздән артык кеше килгән. Шул исәптән, илнең яңа төбәкләреннән, Луганск халык Республикасы вәкилләр бар. 96 катнашучы призер исеменә лаек була. Аларның 16 сы илнең Генераль прокуроры кубогына ия булачак. Баш судья — Европа чемпионы һәм Россиия рекордсмены Татьяна Шабаева. Әлегә классик уктан ату гына — олимпия спорт төре. Әмма 2028нче елдан олимпиада медальләрен блоклы уктан ату вәкилләре дә ала алачак. Ә Казанда узган әлеге турнир иң яхшы катнашучыларга халыкара ярышларда илне тәкъдим итү хокукы булган Россия спорт мастеры исеме бирелә. Турнирның йомгаклау өлеше 26нчы сентябрь көнне уза.