Сентябрь аенда “Мөнәҗәтләр-гаилә бизәге” дип исемләнгән конкурс башланып китте. Анда катнашу өчен гаризаларны 26 сентябрьгә кадәр юлларга кирәк, ә эшләр 5 октябрьгә кадәр кабул ителә. Әлеге конкурс шартлары турында сез “Актуаль әңгәмә” сәхифәсеннән ишетә аласыз. Аны Ания Гыйбадуллина алып бара.