Аларга көн саен азык-төлек, дарулар, кием-салым һәм төзелеш материаллары кирәк. Кукмара районы хәрбиләрне кирәкле әйберләр белән тәэмин итүдә катнаша, даими рәвештә алгы сызыкка зур күләмдә гуманитар йөкләр җибәрә.
Волонтерлар әйтүенчә, шундый бер партия төзелеш материаллары алты блиндаж төзүгә җитә. Барлык ярдәм солдатларга алып барып җитсен өчен, Кукмарага махсус әзерләнгән фура килә.
Фәнил Хурамшинга хәрбиләр һәрдаим гуманитар ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткереп торалар. Волонтер бу игелекле эш белән киләчәктә дә шөгыльләнергә тели.










