Шушы көннәрдә иң мөһим айларның берсе Мәүлид ае тәмамланды, хәзер һиҗри ел буенча Рабигыйл Ахыйр аена кердек, бүген аның 3 нче көне. Мәүлидне ай дәвамындабилгеләпүтү, күптәниндекүркәмбер гадәткә, мөселманнарныңсагыныпкөтеп ала торганбәйрәменәәверелде. Бу көннәрдә башкалабызның иң тарихи, борыңгы Әл-Мәрҗәни мәчетендә дә Мәүлидне озаттылар.
Күркәм чарада дин эшлеклеләре, имамнар, мөслимәләр катнашты. Алар мәчеттә булдырылган музей белән дә таныштылар. Шулай әлеге чара тиздән, ягъни 1 октябрьдә халыклара өлкәннәр көненәдә багышлап оештырылды. Гаяз Сафин озак еллар Әл-Мәрҗәни мәчетендә эшләгән, ел да мондый очрашуларда бик теләп катнашам, ди.
Мәүлид аен озату чарасында вәгазьләр, Коръән аятләре, мөнәҗәтләр яңгырады. Килгән һәрбер кеше мондый очрашуларда иман ныклыгы, рухи кыйммәтләр артуын ассызыклап үтте.
Буыннан-буынга күчә торган менә шундый дини, әхлакый чаралар, вакытлар узу белән һич тә әһәмиятен югалтмый, киресенчә, аның кыйммәте арта гына. һәм әлбәттә, мондый очрашулар, аралашулар мөселманнарның бер-берсенә булган кардәшлек хисен дә арттыра.










