Бүген 27 сентябрьдә «Казан» агросәнәгать паркында «Осталар шәһәре — 2025» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат эшләнмәләре ярминкә-күргәзмәсе ачыла. Үз продукциясен республиканың 43 муниципаль районы һәм 300 мәгариф оешмасы алып килә.
Чара Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән уздырыла. Шулай ук традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе дә була, анда ит, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, кондитер әйберләре сатыла. Ярминкә-күргәзмә «Азык-төлек иминлеген технологик тәэмин итү» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән Татарстан Республикасында төп азык-төлек продуктларын җитештерүдә технологик бәйсезлеккә ирешүгә юнәлдерелгән.